Контракт системасы турында 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон максатларында кулланылучы банк гарантияләренә өстәмә таләпләр кертелде

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль закон максатларында кулланылучы банк гарантияләре турында» 2013 елның 8 ноябрендәге 1005 номерлы Карары нигезләмәләренә ярашлы рәвештә, банк гарантиясе, закон тарафыннан билгеләнгән таләпләрне исәпкә алып, кәгазьдә яисә электрон документ формасында төзелергә тиеш.
Карар белән заказчы тарафыннан контрактның үтәлүе турында гарантка хисап бирү таләбен банк гарантиясенә кертү тыела, шулай ук сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында банк гарантияләре реестрын алып бару һәм урнаштыру кагыйдәләренә төгәллекләр кертелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International