Татарстан Республикасында уңышлы инвестицион климат формалаштыру

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
2013 елның гыйнвар–декабрь айларында Татарстан Республикасы үсеше өчен төп капиталга 520,2 млрд сум күләмендәге инвестицияләр кертелде, бу 2012 елның әлеге чорына карата 105,5%ны тәшкил итә, шуларның 60,2%ы эре һәм урта предприятиеләр инвестицияләре.
2014 елның 9 ае йомгаклары буенча, төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме 318,7 млрд сумны тәшкил итте. Бу, 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, инвестицияләр үсеше темпы 102,0% булды, дигән сүз.
Шул ук вакытта Россия Федерациясендә төп капиталга кертелгән инвестицияләр үсешенең уртача темпы 97,5%.ны тәшкил итте.
2014 елның гыйнвар-сентябре айларында төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы (И(б)ФО) төбәкләре арасында 1нче урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International