Артём Здунов Бельгиянең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты

2014 елның 12 декабре, җомга
2014 елның 3–10 декабре көннәрендә «Brussels Business Solutions» (Брюссель шәһ., Бельгия) консалтинг компаниясе вәкилләре эш визиты белән Татарстан Республикасында булдылар.
2014 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Бельгия вәкилләре белән нефть-газ, фармацевтика, химия, төзелеш, логистика һәм IT-өлкәдә Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү сораулары буенча очрашу үткәрде.
Очрашуда «Brussels Business Solutions» компаниясенең идарәче партнеры Ян Ван Линдт, бизнес үстерү буенча менеджеры Эрик Уйттерховен, идарәче партнеры, бизнес үстерү буенча директоры Регина Вәлиева, һәм шулай ук әлеге юнәлешләрдәге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, төбәк инжиниринг үзәкләре җитәкчеләре катнашты.
Тулысынча инглиз телендә барган очрашу барышында үзара хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасы территориясендә Бельгия компанияләренең инвестицияле проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Икътисад министры Артём Здунов республиканың инвестиция егәре турында сөйләде, чит ил инвесторлары өчен эшкуарлык эшчәнлеге буенча тудырылган шартларны билгеләде, шул исәптән инновацияле инфраструктура һәм салым преференцияләре турында да тәфсилләп аңлатты. Ян Ван Линдт сәнәгать өлкәсендә Татарстан Республикасы хезмәт ресурсларының югары квалификациясен билгеләп үтте, ачык мөнәсәбәт һәм оператив тәкъдим ителгән хезмәттәшлек вариантлары өчен рәхмәтен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International