2014 елның 11 декабрендә, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә, Федераль казначылык тарафыннан, «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган системасын кулланып («Идарә» ДАС), видеоконференция элемтәсе режимында Россия Федерациясе субъектлары белән Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларындагы күрсәтмәләренең үтәлешен мониторинглау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасында видеоконференция элемтәсе режимындагы семинар Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә уздырылды. Семинарда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Территориаль органы һәм «Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» Дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре дә булды.