Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы әгъзаларының чираттан тыш гомуми җыелышында катнашты

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
2014 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы әгъзаларының чираттан тыш гомуми җыелышында һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы Коллегиясе утырышында катнашты.
Гомуми җыелыш барышында партнерлык Коллегиясе составына үзгәрешләр кертү, һәм шулай ук партнерлык әгъзалыгына Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының 14 оешмасын һәм предприятиесен кушу сораулары каралды.
Фикер алышулар нәтиҗәсендә әлеге проектларны тормышка ашыру йомгакларына ахыргы бәяне бирү өчен эксперт төркеме төзү һәм тиешле бәяләмәләр чыгару турында карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International