19 декабрьдә «Татарстанның бизнес-нәтиҗәләре – 2014» эшлекле вакыйгалар атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов эшкуарларны кабул итте. «Туган авылым» ресторан комплексында узган тантаналы чарада министр «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2014» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Быелгы конкурста республикасының 45 муниципаль районы вәкиле җиңде, эксперт комиссиясе шулай ук бизнесны алып баруда яңалыклы фикерләү дәрәҗәсен, идарә талантын күрсәткән, маркетинг өлкәсендә югары сыйфат күрсәткеченә ия карарлар тәкъдим итә алган, һәм шулай ук тулаем республика эшкуарлыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән эшкуарлар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алды.
«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы икенче ел рәттән әлеге конкурсны оештыра. Мондый дәрәҗәдәге чараны үткәрү күркәм традициягә әверелде», - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов.