Артём Здунов Татарстан Республикасы дәүләт программалары кысаларында капитал салулар формасында бюджет инвестицияләрен күз уңында тоткан чараларны планлаштыру буенча киңәшмә үткәрде

2014 елның 19 декабре, җомга
2014 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы дәүләт программалары кысаларында капитал салулар формасында бюджет инвестицияләрен күз уңында тоткан чараларны планлаштыру буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә республиканың барлык кызыксынган тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Җәмәгать инфраструктурасы үсешен озак срокка планлаштыруга, һәм шулай ук капитал салу объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүдә өстенлекләрне билгеләү механизмнарына кагылышлы проблемалар тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International