Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Курс –инвестицияләргә» семинарында катнашты

2014 елның 19 декабре, җомга
2014 елның 18 декабрендә Мәскәү шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан оештырылган «Курс – инвестицияләргә» белем бирү семинары узды.
Семинар Россия Федерациясе субъектларында инвестицияле климат торышы милли рейтингының икенче дулкынын үткәрүгә, рейтинг методологиясенә үзгәрешләр кертүгә, һәм шулай ук рейтингны сынау йомгаклары буенча ачыкланган эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек алып бару өчен уңай шартлар формалаштыру буенча иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен гамәлгә кертүгә багышланган иде.
Чара кысаларында Татарстан вәкилләре республикада эшкуарлык һәм инвестицияле климатны яхшырту буенча алып барылган эш белән таныштырдылар, һәм шулай ук Татарстан Республикасында Милли рейтингны тормышка ашыру кысаларында ачыкланган иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен гамәлгә кертү чаралары планы белән уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International