«Мин бизнесмен 2015» конкурсы

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
«Мин бизнесмен 2015» кыска видеороликлар буенча бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Конкурс, «Опора России» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Контур» Махсуслаштырылган конструкторлык бюросы тарафыннан оештырыла.
«Мин бизнесмен» видеороликлар конкурсы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү максатыннан булдырыла. Конкурста катнашу кече һәм урта бизнеска ия һәр эшкуарга үз эшен үстерү өчен акча алу һәм бизнесы турында бөтен Россиягә сөйләү мөмкинлеге тудыра. Җиңүчеләр үз бизнесларын үстерү максатына 300 000 һәм 200 000 сум акча алачак.
Катнашу өчен бары тик үз эшеңне яктырткан өч минутлык видео төшерергә һәм аны конкурс сайтына (www.kontur.ru/ib) урнаштырырга гына кирәк.
Мөһим шарт: ролик реклама характерында булмаска һәм бизнес иясе яки команда һичшиксез кадрларда күренергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International