Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы узды

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
 

 2014 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар  советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта электромобиль транспортның икътисадый һәм техник аспектлары каралды. Аерып әйткәндә, электр белән эшли торган пассажир йөртү транспорты чараларын (Электробус) төзү проекты тәкъдир ителде.

Шулай ук 2013-2014 елларда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ предприятиеләренең  «ICL-КПО ВС» ААҖ компаниясе белән хезмәттәшлеге мисалында мәгълүмати технологияләр буенча импортны алыштыру ягыннан Россия предприятиеләре мөмкинлекләре каралды.

 «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы  эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International