Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында нанотехнологияләр өлкәсендә инновацияле территориаль кластерлар төзү буенча чаралар турында» 2014 елның 17 октябрендәге УП-988 номерлы Указына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 15 декабрендәге 989 номерлы Карары белән, Татарстан Республикасында нанотехнологияләр өлкәсендә инновацияле территориаль кластерлар төзү буенча чаралар планы расланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында республика икътисады үсешенең яңа нокталарына күрсәтте, шул исәптән анда нанопродукция җитештерүнең еллык күләмнәрен ике тапкырга арттыру да билгеләнде.
Әлеге күрсәткечләрне үстерүгә яңа төзелә торган нанокластерлар ярдәм итәчәк, дип күзаллана, нанокластерлар кысаларында инновацияле кече предприятиеләр ачылачак.