Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Артём Здунов Татарстан Республикасының иң яхшы эшлекле журналистларын бүләкләде
2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
2014 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы журналист эшләренә һәм медиа-проектларга V Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Чара «Татарстанның бизнес-нәтиҗәләре – 2014» эшлекле вакыйгалар атналыгы кысаларында узды.
Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, эшкуарның уңай образын формалаштыру, кече һәм урта эшкуарлык үсешен яктыртуны көчәйтү максатларында оештырыла.
Икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы конкурсны оештыруның инициаторы булып тора. Традиция буенча конкурсны оештыру партнерлары арасында абруйлы ике иҗтимагый оешма – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы бар.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, конкурста катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, болай дип билгеләп үтте: «Икътисад министрлыгының позициясе шунда, без һәрвакыт эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән элемтә булдырырга омтылабыз. Ә журналистлар – нәкъ менә халык һәм эшкуарларның үзара бәйләнешен тәэмин итәләр дә».
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы икътисад министры болай диде: «Еш кына эшкуарлык климатына карата мөнәсәбәт сезнең каләм белән формалаша, инвесторлар сезнең күз белән карый, шуңа күрә мин журналистларга фикердәшләрем, көрәштәшләрем буларак карыйм. Алдыбызда чишелергә тиешле билгеле бер бурычлар тора. Икенче елга мин журналистларның халыкның хәбәрдарлыгына, аның финанс грамоталылыгын арттыруга игътибар итүләрен теләр идем».
«Бүген без Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны яктыртуга объектив карауга ирешә алганнарны бүләкләргә телибез. Нәкъ менә объектив, чөнки без тәнкыйтьтән курыкмыйбыз, әмма аның конструктив булуын телибез», – дип билгеләп үтте Артём Здунов.
Быел конкурста 70тән артык кеше катнашты, алар конкурс комиссиясе хозурына 600гә якын эш тапшырдылар. Бу басма, электрон, радио һәм телевизион масскүләм мәгълүмат чараларында татар һәм рус телләрендә дөнья күргән журналист эшләре һәм медиа-проектлар.
Һәр номинация буенча җиңүчеләргә конкурс лауреатлары дипломнары һәм 20 мең сумнан алып 40 мең сумгача күләмдә акчалата премияләр тапшырылды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта
2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.
"Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр 1 млрд сумнан артык грант алды
“Студентлар стартапы” Бөтенрәсәй конкурсы Татарстанда студентлар стартаплары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә аларның инициаторлары, 2022 елда инициатива эшләтеп җибәрелгәннән бирле, һәркайсы 1 млн сум күләмендә 1032 грант алды.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан регионара форумда “Җайга салу йогынтысын бәяләү өчен ЯИ-агент” инновацион проектын тәкъдим итте
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Елена Филиппова Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты оештырган “Регионнарның цифрлы киләчәге: җайга салу йогынтысын бәяләүгә цифрлы инструментларны кертү” төбәкара түгәрәк өстәлендә катнашты.
23
апрель, 2026 ел
Май аенда Татарстан эшмәкәрләрен гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә
Май аенда республика бизнесын гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә, срокларны күчерү дә көтелми, бары тик ИТ-компанияләр генә 1 июньгә кадәр аккредитацияне раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз