Яр Чаллы шәһәре ИТ-паркында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен кластер инициативаларын эшләү» темасына «түгәрәк өстәл» үтә

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
26 декабрьдә Яр Чаллы ИТ-паркында Кластерлы үсешнең Кама үзәге ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен кластер инициативаларын эшләү» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелә.
«Түгәрәк өстәл»не үткәрү башкарма хакимият органнары, эшкуарлык җәмәгатьчелеге, фән, иҗтимагый оешмалар һәм институтларның ИТ-кластерны үстерү буенча уртак чараларын булдыруга юнәлдерелгән.
«Верное решение» ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Маслехин һәм «Кластерлы үсешнең Кама үзәге» җитәкчесе Ленар Әхмәтов «түгәрәк өстәл»нең төп кунаклары булыр, дип көтелә.
Кунаклар докладлар белән чыгыш ясаячак, тулырак итеп үз эшчәнлекләре турында сөйләячәкләр, эшкуарларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Очрашу кече һәм урта эшкуарлык проблемалары, аларны хәл итү юллары һәм әлеге ИТ-сектор үсеше перспективалары буенча конструктив фикер алышу мәйданчыгына әйләнер, дип ниятләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International