Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Комплекслы эш планы кабул ителде

2014 елның 26 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын 2015 елда тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елга Комплекслы эш планы турында» 2014 елның 24 декабрендәге 1016 номерлы Карары кабул ителде.
2015 елда Татарстан Республикасы Президенты Юлламасында Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлегенең түбәндәге төп юнәлешләре билгеләнгән:
• милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр;
• халыкара һәм төбәкара икътисадый хезмәттәшлек;
• икътисадның көндәшлелеген күтәрү;
• Татарстан Республикасы ИТ-секторын үстерү;
• нанотехнологияләр, фармацевтика һәм биотехнологияләрне үстерү;
• сәнәгать сәясәте, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм энергиянең нәтиҗәлелеге;
• инвестицияле климатны яхшырту;
• кече һәм урта бизнесны үстерү;
• дәүләт-шәхси партнерлыгы кысаларында инвестицияле проектларны тормышка ашыру;
• азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү;
• халык ала алырлык һәм аның өчен уңайлы торак төзү;
• сәламәтлек саклауны, физик культураны, спорт, туризм һәм мәдәниятне үстерү;
• коррупциягә каршы тору, дәүләт һәм муниципаль идарә сыйфатын күтәрү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International