2014 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасындагы депутатлар һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре белән очрашуы оештырылды.
Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2014 елда республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итүнең якынча йомгаклары буенча доклад белән чыгыш ясады. Докладта агымдагы ел өчен Дәүләт Думасы депутатлары җитәкчелегендәге эшче төркемнәр эшчәнлегенә якынча бәя бирелде һәм 2015-2017 елларда республика тарафыннан федераль акчаларны алуның фаразланган күләмнәре яңгыраш тапты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе дәүләт программаларына һәм федераль максатчан программаларга республика чараларын кертүнең яңа ысулларын һәм чишелешләрен эзләүнең кирәклегенә басым ясады, шул исәптән үсеш институтларының һәм дәүләт корпорацияләренең инвестицияле программаларын гамәлгә ашыру кысаларында финансларны җәлеп итү хисабына да.