«Ел җитәкчесе - 2014» республика конкурсына йомгак ясау тантанасы узды

2014 елның 26 декабре, җомга
2014 елның 25 декабрендә «Ел җитәкчесе - 2014» республика конкурсына йомгак ясау тантанасы узды.
«Ел җитәкчесе» Республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президентының 2002 елның 26 февралендәге УП-121 номерлы Указы белән гамәлгә куелган. Конкурсны оештыру комитеты функциясен ТР Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куелган «Татарстан. XXI гасыр җитәкчеләре» фонды башкара.
Конкурста 2014 елда коллективлары белән бергә предприятиеләренең югары дәрәҗәдәге күрсәткечләргә ирешүен тәэмин иткән һәм конкурс номинацияләрендә каралган юнәлешләр буенча аеруча зур уңышка ирешкән предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнаша алды.
Конкурс лауреатларына бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләгән Конкурс комиссиясе карары белән, быел барлыгы 9 номинация буенча 30 Татарстан предприятиесе җитәкчесе лауреат булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International