«Коммерцияләштерү» федераль конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 26 декабре, җомга

Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фонды тарафыннан «Коммерцияләштерү» федераль конкурсына йомгак ясалды.


Конкурста Россия Федерациясенең 44 төбәгеннән алынган проектлар катнашты. Әлеге конкурсны үткәрүгә ярдәм фонды тарафыннан бүленеп бирелгән акчалар гомуми күләме 917 569 мең сумны тәшкил итә.


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең Төбәк инновацияле проектлары фондының актив консультация ярдәме белән Татарстан Республикасы проектлары 100 040 мең сум акча җәлеп итә алды.

Рәсми булмаган «команда» беренчелегендә Татарстан Республикасы финансланган проектлар саны буенча да, финанслануның гомуми күләме буенча да, Мәскәүне, Санкт-Петербургны, һәм шулай ук Томск, Новосибирск һәм Калуга өлкәләрен узып, беренчелеккә иреште. Татарстан Республикасы компанияләре тарафыннан җәлеп ителгән финанслар өлеше финанслануның гомуми суммасының 11%ын тәшкил итә.


Финанслар алган җиңүче компанияләр арасында - «ЭлеПС» ФҖП ҖЧҖ, «СМП-Механика» ҖЧҖ, «РАБИКА – энергосбережение» ҖЧҖ, «ДЛС» ҖЧҖ, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ, «Камский сапропель» Сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ, «Элвест» ҖЧҖ, «Деловой круг» ҖЧҖ, «Татхимпласт» ҖЧҖ, «Хитон-Пласт2» ҖЧҖ, «ВиАЗ» ҖЧҖ, «ВИТАКОР» ЯАҖ, «Эко-Развитие» ҖЧҖ, «Недра-Ресурс» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International