ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 18 мартына кадәр «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» 2009 елның 17 июнендәге 19-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының гамәлдә булу вакытын алдагы өч елга озынайту, һәм шулай ук ташламалы салым ставкалары куллану рөхсәт ителгән субъектларның икътисадый эшчәнлек төрләрен киңәйтү сораулары буенча ачык консультацияләр оештыра.
Билгеле булганча, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучылыр өчен, чыгымнар зурлыгына киметелгән керемнәр салым салу объекты булган очракларда, эшчәнлек төренә бәйле рәвештә киметелгән салым ставкалары (5 тән 15 процентка кадәр) каралган. Моннан тыш, аларга салым һәм бухгалтер исәбен гадиләштереп алып бару рөхсәт ителә.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) тәҗрибәсен исәпкә алып, алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшен оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.
Аерым алганда, КФҮнең территориаль яктан аерымланган структур подразделениеләренең (офисларының) эш графигына (режимына) карата минималь таләпләр билгеләнә.
Шулай ук медицина оешмалары белән килешүләр нигезендә мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү буенча хезмәт күрсәтү дә карала.
2015 елның 7 мартында оештырылган чаңгы ярышлары белән Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 5нче Спартакиадасы башланып китте. Ярышлар Яшел Үзән шәһәрендәге «Маяк» спорт базасында үтте.
Составында Оксана Болдырева, Ильяс Галимов, Сергей Долгов һәм Ләйлә Кәримова булган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы дүртенче урынны алды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы – 3 нче урынга, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы – 2 нче урынга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы 1 нче урынга лаек булды.

9
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 13 мартыннан 23енә кадәр «Сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидияләр алуга Татарстан Республикасының гомуми гаризасына кушылуга дәгъва кылучыларның гаризаларын сайлап алу игълан ителде.
Гаризаларны сайлап алу тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидияләр алуга Татарстан Республикасының гомуми гаризасына кушылуга дәгъва кылучыларның гаризаларын сайлап алу тәртибен раслау турында» 2014 елның 6 октябрендәге 728нче карары белән расланды.
Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, кабинет 506.

7
март, 2015 ел
шимбә
Төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү инструменты буларак территориаль инновацияле кластерларны үстерүнең заманча модельләрен өйрәнү, Россия һәм Европа төбәкләренең хезмәттәшлеген һәм инновацияле кластерларны алга таба да үстерү максатларында 2015 елның 23-24 апреле көннәрендә XV Россия венчур ярминкәсе һәм X Казан венчур ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасында «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Татарстан Республикасында «бер тәрәзә» принцибы буенча гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) системасын үстерү кысаларында 2015 елның март башыннан Казанда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда Россеестр хезмәтләрен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУ филиалларында алырга була.
2015 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, инвестицияле эшчәнлек алып бару өчен уңай шартлар тудыру, һәм шулай ук Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешләре буенча чаралар каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

6
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Алмаз Хөсәенов, Илдар Миңгалиев һәм Рашат Фәттахов, һәм шулай ук әлеге министрлык хезмәткәрләре катнашты. Проектны эшләүчеләр ягыннан AV Group президенты Алексей Крыловский һәм җирле офисның җитәкчесе Владимир Грицких бар иде.
2015 елның 6 мартында Икътисад, идарә һәм хокук институтында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проекты буенча фикер алышулар оештырылды.

Дискуссияләрдә институтның ректоры Асия Тимирясова, Икътисад, идарә һәм хокук институты профессорлары һәм фәнни хезмәткәрләре, аспирантлары һәм студентлары катнашты.
2015 елның 4 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу үткәрде.
Очрашуда шулай ук «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International