Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 5нче Спартакиадасына старт бирелде

2015 елның 10 марты, сишәмбе

2015 елның 7 мартында оештырылган чаңгы ярышлары белән Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 5нче Спартакиадасы башланып китте. Ярышлар Яшел Үзән шәһәрендәге «Маяк» спорт базасында үтте.
Составында Оксана Болдырева, Ильяс Галимов, Сергей Долгов һәм Ләйлә Кәримова булган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы дүртенче урынны алды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы – 3 нче урынга, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы – 2 нче урынга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы 1 нче урынга лаек булды.
Ярышларда 100гә якын чаңгычы катнашты. Җиңү өчен көрәш кискен барды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы дистанцияне узуның гомуми вакыты буенча өченче урыннан 9 секундка гына калышты – 8 километрга сузылган дистанцияне 25 минут 47 секундта узды. Иң яхшы вакытны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы күрсәтте – 21 минут 34 секунд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International