Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Татарстанның Кама Тамагы районы эшкуарлары белән очрашты

2015 елның 6 марты, җомга

2015 елның 4 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу үткәрде.


Очрашуда шулай ук «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы вәкилләре дә катнашты.


Фикер алышуларда төп темалар Татарстан Республикасында эшкуарлыкка ярдәм итү төрләре, инвестицияле проектларны финанслау сораулары, авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү буенча сәнәгать мәйданчыклары төзү булды.


Очрашуда катнашучылар шулай ук районда крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International