Стратегия-2030 проектын Икътисад, идарә һәм хокук институтында тикшерделәр

2015 елның 6 марты, җомга

2015 елның 6 мартында Икътисад, идарә һәм хокук институтында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проекты буенча фикер алышулар оештырылды.

Дискуссияләрдә институтның ректоры Асия Тимирясова, Икътисад, идарә һәм хокук институты профессорлары һәм фәнни хезмәткәрләре, аспирантлары һәм студентлары катнашты.


2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының фаразлау һәм стратегик үсеш идарәсе башлыгы Олег Пелевин сөйләде.

Үзенең чыгышында ул Стратегиянең өч өстенлекле юнәлеше - «Кеше капиталы», «Пространство үсеше» һәм «Икътисад» буенча куелган төп бурычлар һәм проектлар белән таныштырды.


Доклад тәмамланганнан соң, тикшерүдә катнашучылар Стратегия-2030 проекты буенча үзләренең эксперт фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International