23-24 апрель көннәрендә Казанда «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

2015 елның 7 марты, шимбә

Төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү инструменты буларак территориаль инновацияле кластерларны үстерүнең заманча модельләрен өйрәнү, Россия һәм Европа төбәкләренең хезмәттәшлеген һәм инновацияле кластерларны алга таба да үстерү максатларында 2015 елның 23-24 апреле көннәрендә XV Россия венчур ярминкәсе һәм X Казан венчур ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасында «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.


Конференция кысаларында Россия территориаль инновацияле кластерларының көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрүгә, Европа (Германия, Франция, Бельгия һ.б.) һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия (Кытай, Сингапур, Япония, Көньяк Корея, Һиндстан) илләрендәге инновацияле кластерлар үсешенең заманча модельләрен өйрәнүгә, Россиядә территориаль инновацияле кластерларга дәүләт ярдәме күрсәтү механизмнарын эшләүгә, һәм шулай ук Россия һәм чит кластерларына кергән предприятие-катнашучыларның өстенлекле уртак халыкара проектларын гамәлгә ашыруга бәйле, бүгенге көндә иң актуаль саналган сораулар каралачак.


II Халыкара конференция программасы


Үткәрелү урыны

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International