ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 5 мартында 14.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының конференц-залында (Казан ш., Чернышевский урамы, 33, оф.15) Гарантия фонды йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү имзалау өчен ачык бәйгедә катнашуга банклар тарафыннан тапшырылган гаризалар салынган конвертларны ачтылар.
Конкурска Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара торган ике банкның гаризасы тәкъдим ителгән иде.
Конкурс нәтиҗәләре www.garfondrt.ru сайтында 2015 елның 20 мартыннан да соңга калмыйча урнаштырылачак.

Россия Федерациясе Элемтә һәм маccакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларны оештыру максатларында чит илләрдә булдырылган программа чараларына һәм исәпләү техникасының мәгълүмати продуктларына рөхсәт бирүгә чикләр кую һәм программа чараларын һәм исәпләү техникасының мәгълүмати продуктларына бәйле сатып алуларда катнашучыларга карата өстәмә таләпләр кую турында»гы карары проекты эшләнгән һәм иҗтимагый фикер алышулар максатында Бердәм порталга урнаштырылган.
2015 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Пространство-территориаль үсеш» юнәлеше буенча 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы проекты буенча фикер алышулар оештырылды.
Катнашучылар Татарстанның тәкъдим ителгән Пространство үсеше стратегиясен тормышка ашыру һәм Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләрен берләштергән челтәр тибындагы өч үзәкле Идел-Кама метрополисын формалаштыру чараларын, һәм шулай ук барлык эчке, агломерацияара һәм төбәкара транспорт юнәлешләренең синергиясен тәэмин итүгә юнәлдерелгән транспорт-коммуникация системасы сыйфатының югары күрсәткечләренә ирешү буенча чараларны тикшерделәр. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Көрәктән электрон гитара ясау, бармак һәм кул чукларын протезлау турында Яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре тарафыннан эшләнгән иң яхшы эшләнмәләрне сайлап алу вакытыныда Татарстан һәм Самара укучылары сөйләде. Сайлап алу 2015 елның 4 мартында Казандагы ИТ-паркта оештырылды, ул Russian Startup-Tour 2015 Бөтенроссия стартап-турының төбәк этабы кысаларында уздырылды.
Мамадыш шәһәренең 2нче лицеенда укучы Айрат Сафин, үзенең классташлары белән бергә, лазер белән кисү ысулын кулланып ясалган 3D-конструкторны тәкъдир итте. Җыелма модель моториканы, логика һәм күләмле фикер сөрешен үстерә. «Уенчыклар балалар өчен куркынычсыз дип табылды һәм, өстәвенә, алар булган аналогларына караганда ике мәртәбәгә арзанрак. Сыйфатлары яхшы һәм бәяләре түбән булулары аркасында безнең уенчыкларны һәркем ала ала», – дип сөйлиләр укучылар.

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы проекты буенча фикер алышуларга багышланган «Кеше капиталы» проекты мәйданчыгы утырышы узды.
Кеше капиталын туплау стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында катнашучылар миграцион һәм демографик сәясәт, барлык дәрәҗәләрдә белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, хезмәт базары, мәшгульлек сәясәте һәм социаль яклау буенча чараларны тикшерделәр.
Барлык аталган юнәлешләр үсешнең локаль максатлары булып торалар, әмма алар, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булып, Кеше капиталын туплау стратегиясенең төп максаты – кеше капиталын туплау аша Татарстан Республикасының көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүгә эшлиләр.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 4 мартында Казан дәүләт медицина университетында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясе буенча фикер алышулар узды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers - PwC) компанияләр төркеменең Россиядә идарә итүче партнеры Дэвид Грей белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Казан шәһәре җитәкчелеге бюджет акчаларын дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының 41 нче утырышында хәбәр итте.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елдан-ел Татарстан амбициоз максатларны гамәлгә ашырырга һәм алдынгы нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле регион абруен раслап килә. «Республика элеккегечә үк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча (3 нче урын), төп капиталга инвестицияләр күләме буенча (5 нче урын) һәм сәнәгать җитештерүе буенча (5 нче урын) Россия лидерлары арасында кала бирә», – диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, республика икътисадын уңышлы үстерү нигезе – машина төзелешендә, ИТ-тармакларда, нефть-газ химиясе һәм агросәнәгать комплексларында масштаблы инвестицион проектлар булу. Эре инфраструктур проектлар – «Алабуга» МИЗ, «Иннополис», «Смарт Сити Казан», «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм башкалар үсеш ала.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны «Тышкы икътисадый эшчәнлекне алып баруның төп аспектлары» семинарына чакыра.
Семинарда катнашу тышкы базарларга чыгуның иң уңайлы стратегиясен эшләргә, тышкы икътисадый эшчәнлек алып баруның хокукый аспектларын аңларга һәм товарларны сертификатлаштыру һәм аларга экспертиза үткәрүнең актуаль таләпләре белән танышырга җай тудыра.
Семинарда катнашу бушлай. Урыннар саны чикле.
2015 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәрендә Кама кластер үсеше үзәге һәм Яр Чаллы Башкарма комитеты ярдәме белән «Яр Чаллы – Россия белем бирү бизнесы үзәге» шәһәр проекты кысаларында Александр Белгороковның «Взрывные продажи» тренингы оештырыла.
Тренинг топ-менеджерлар, маркетерлар, эшкуарлар һәм бизнес ияләре өчен үткәрелә.
Тренинг һәм теркәлү турындагы тулырак мәгълүматны сез түбәндәге телефоннар: +7(8552)53-43-18, +7(8552)53-43-20 яисә электрон адрес: pr@chelny-invest.ru буенча ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International