Стратегия-2030 проектын тикшерү кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияле эшчәнлекне алып бару өчен уңай шартлар булдыру буенча чаралар тикшерелде

2015 елның 7 марты, шимбә
2015 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, инвестицияле эшчәнлек алып бару өчен уңай шартлар тудыру, һәм шулай ук Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешләре буенча чаралар каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International