Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Артём Здунов катнашлыгында республиканың сәнәгать стратегиясе өстенлекләрен тикшерделәр

2015 елның 6 марты, җомга
2015 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Алмаз Хөсәенов, Илдар Миңгалиев һәм Рашат Фәттахов, һәм шулай ук әлеге министрлык хезмәткәрләре катнашты. Проектны эшләүчеләр ягыннан AV Group президенты Алексей Крыловский һәм җирле офисның җитәкчесе Владимир Грицких бар иде.
Равил Зарипов Стратегия-2030ның икътисадый блогын төп тармакларның йомшак якларына алга киткән илләр белән чагыштырылган анализ үткәрү нигезендә төзергә һәм, Россия икътисады үсеше перспективаларын исәпкә алып, көч куелырга тиешле өстенлекле нокталарны билгеләргә тәкъдим итте. Республика сәнәгате үсешенең стратегик юнәлешләре буларак ул химия сәнәгатендә технологик импортны алыштыруны, нефть-газ химиясе комплексы өчен җиһазлар җитештерүне, машина төзелешендә урта предприятиеләргә ярдәм күрсәтүне, инжиниринг үзәкләрен үстерүне, кече бизнесның эре предприятиеләр белән эшләвен һәм башка юнәлешләрне атады.
Дәүләт ярдәменең традицион төрләреннән тыш, стимуллаштыручы чаралар буларак көндәшлелеккә аудит үткәрү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, лин-технологияләрне кертү кебек чаралар тәкъдим ителде.
Кеше капиталына аерым игътибар бирелергә тиеш. Сүз эшче кешенең абруен күтәрү, яшьләрдә хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү турында бара.
Равил Зарипов фикеренчә, төп секторлар эшен көйләү механизмы сыйфатында Төркия һәм Евросоюз үрнәгендә тармак предприятиеләре союзларын һәм ассоциацияләрен төзергә һәм үстерергә кирәк.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов фәнни оешмалар һәм вузлар белән эшләргә кирәклеккә басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International