Казанда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда Росреестр хезмәтләрен хәзер хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә алырга була

2015 елның 7 марты, шимбә

Татарстан Республикасында «бер тәрәзә» принцибы буенча гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) системасын үстерү кысаларында 2015 елның март башыннан Казанда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда Россеестр хезмәтләрен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУ филиалларында алырга була.


Күчемсез милеккә хокукны рәсми теркәү өчен документларны түбәндәге адреслар буенча урнашкан КФҮ филиалларында тапшырырга һәм алырга мөмкин:


– Казан ш., Авангардная ур., 74, 1 подъезд
– Казан ш., Җиңү пр., 100
– Казан ш., Гагарин ур., 103
– Казан ш., Ямашев ур., 82
– Әлмәт ш., Герцен ур., 86
– Яшел Үзән ш., Беренче Май ур., 14
– Түбән Кама ш., Школьный бульвар ур., 2а
– Яр Чаллы ш., ГЭС бистәсе, Гидростроители ур., 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International