Хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыруда үзгәрешләр: эш графигына таләпләр билгеләнде, ММИ полислары тапшырылачак һ.б.лар

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) тәҗрибәсен исәпкә алып, алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшен оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.
Аерым алганда, КФҮнең территориаль яктан аерымланган структур подразделениеләренең (офисларының) эш графигына (режимына) карата минималь таләпләр билгеләнә.
Шулай ук медицина оешмалары белән килешүләр нигезендә мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү буенча хезмәт күрсәтү дә карала.

Кагыйдәләргә үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 27 февралендәге 175нче Карары белән кертелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International