ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы делегациясе 2015 елның 15-21 март көннәрендә тәҗрибә уртаклашу максатларында Истанбул шәһәрендә (Төркия Республикасы) уздырыла торган «Оештырылган сәнәгать зоналары, парклар, бакчалар һәм яшел үсентеләрнең җирле үсешендә идарә» белем бирү программасында катнаша.
Татарстанның территориаль үсеше юнәлеше өчен җаваплы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева җитәкчелегендәге делегация составына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре керде.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 2 апрелендә Укучылар өчен эшкуарлык буенча «Busineesteen» квесты старт ала. Квестта катншашучыларга инвестицияләр, эшкуарлар, капитал һәм стартаплар дөньясы белән танышу мөмкинлеге бирелә.
Синдә эшкуарлык таланты барлыгын ничек тикшереп карарга? Җавабы гади: эшлекле уенда. Businnesteen квесты эшкуарлык эшчәнлегендәге иң мөһим этапны - «Бизнес-идея һәм инвестицияләр алу»ны уйнап карарга мөмкинлек бирә.
2015 елның 16 мартында Икътисад министрлыгында Өченче КЛИППЕР Инженер бизнесының Халыкара җәйге лагере 2015не оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте.
Быел Инженер бизнесының җәйге мәктәбе 7-16 июль көннәрендә «Алабуга» МИЗ базасында уздырылачак. Анда Россия һәм чит илләрдәге вузларда белем алучы иң яхшы студентлар һәм аспирантлар (50 дән дә ким түгел), предприятие һәм оешма җитәкчеләре, компанияләрнең топ-менеджерлары, фән эшлеклеләре, журналистлар йөзендә экспертлар (20дән дә ким түгел) чакырылачак.
Лицензион таләпләрне барлык нечкәлекләре һәм гамәлдә куллану үзенчәлекләре белән аңлату темасын тәмамлап, лицензия бирү һәм аны яңадан рәсмиләштерү процедурасының үзен карауга күчик.
Норматив документлар нигезендә Татарстанда Кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты гамәлдә. Ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2013 елның 26 августындагы 277нче боерыгы белән расланган.
Регламентның электрон варианты министрлык сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing/Regulations.html.
«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО эшкуарларны «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы» проекты нигезенә салыначак сораштыруларда катнашырга чакыра. Үз вакытларының 5 минутын сарыф итеп, эшкуарлар төбәктәге генә түгел, гомумән Россиядәге инвестицион климатны яхшыртуга, үстерүгә үзләреннән өлеш кертә алалар. Сораштырулар аноним, алар бөтенроссия иҗтимагый фикерләрне өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелә. Бөтен ил буенча үз төбәкләрендә институциональ мохит сыйфатына үлчәнелгән бәя бирергә сәләтле 50 меңнән артык эшкуар һәм 3 меңгә якын эксперт сораштыруларда катнашыр, дип көтелә.
2015 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында, Казан (Идел буе) федераль университет галимнәре белән берлектә, 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын тикшерү буенча «түгәрәк өстәл» узды.
«Түгәрәк өстәлдә» КФУның икътисадый һәм стратегик үсеше мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сәфиуллин, Идарә, икътисад һәм финанслар институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Ленар Сәфиуллин, кафедра мөдирләре Шамил Вәлитов, Надия Сабитова, Игорь Кох катнашты.

13
март, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмати-аналитик системаны кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Икътисадый совет эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә билгеләгәнчә, 2015 елда икътисадта вәзгыять бик җитди, гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча производство күләменең күпмедер кимүе сизелә. Шулай ук республиканың консолидацияләнгән бюджетына түләүләр дә кимеде.

2015 елның 11 мартында составына Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының автомобиль төзелеше өлкәсенә караган 17 предприятиесе кергән Татарстан Республикасы делегациясе Самара өлкәсенең «Жигулевская долина» технопаркында булды. Анда кунакларга технопаркның үзе, һәм шулай ук Төбәк инжиниринг үзәге һәм Самара өлкәсенең Автомобиль кластеры тәкъдир ителде. Очрашуда технопаркның инновацияле проектлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Игорь Смирнов, Төбәк инжиниринг үзәге директоры Алексей Миронов, һәм шулай ук «Самара өлкәсенең Автомобиль кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы вәкилләре катнашты.
2015 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Василий Чистяков Татарстан Республикасының чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре белән хезмәттәшлеккә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Сәүдә вәкиллекләре белән хезмәттәшлеккә кагылган актуаль сораулар, шулай ук 2015 елга планнар буенча фикер алышулар узды.
Василий Чистяков Татарстанның Сәүдә вәкиллекләренә республика продукциясен ерак һәм якын чит илләрдә алга этәрүдәге һәм күргәзмәләр оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
2015 елның 9-11 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең Инвестицияләрне җәлеп итү агентлыгы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәге белән берлектә, Самара өлкәсенә эре автомобиль предприятиеләрендә булу күздә тотылган бизнес-миссия оештырды.
Әлеге сәфәрнең максаты – Татарстан Республикасы автомобиль төзелеше тармагын үстерү һәм автокомпонентлар җитештерүче машина төзелеше предприятиеләренең продукциясен алга этәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International