Татарстан Республикасы делегациясе Төркиянең оештырылган сәнәгать зоналары, парклар һәм бакчалар тәҗрибәсен өйрәнә

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе 2015 елның 15-21 март көннәрендә тәҗрибә уртаклашу максатларында Истанбул шәһәрендә (Төркия Республикасы) уздырыла торган «Оештырылган сәнәгать зоналары, парклар, бакчалар һәм яшел үсентеләрнең җирле үсешендә идарә» белем бирү программасында катнаша.


Татарстанның территориаль үсеше юнәлеше өчен җаваплы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева җитәкчелегендәге делегация составына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре керде. Делегациянең эш сәфәре программасы кысаларында Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге җитәкчелеге белән очрашу, Коджаэли хуҗалыгының Бакча-парк идарәсендә, SEKA паркында, Гебзе сәнәгать зонасында, шулай ук AĞAÇ A.Ş предприятиеләрендә булу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International