2 апрельдә Укучылар өчен эшкуарлык буенча «Busineesteen» квесты старт ала

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
2015 елның 2 апрелендә Укучылар өчен эшкуарлык буенча «Busineesteen» квесты старт ала. Квестта катншашучыларга инвестицияләр, эшкуарлар, капитал һәм стартаплар дөньясы белән танышу мөмкинлеге бирелә.
Синдә эшкуарлык таланты барлыгын ничек тикшереп карарга? Җавабы гади: эшлекле уенда. Businnesteen квесты эшкуарлык эшчәнлегендәге иң мөһим этапны - «Бизнес-идея һәм инвестицияләр алу»ны уйнап карарга мөмкинлек бирә.
Эшкуарлык буенча зур булмаган курстан соң, катнашучылар бизнес-идея эшләүгә, иң уңай стратегияне эзләүгә, әлеге проектның финанс ягыннан табышлылыгын бәяләүгә һәм инвесторларны бизнеска акча кертергә үгетләүгә керешәләр.
Барлык кирәкле мәгълүмат «Мәгълүмат үзәге» бүлегендә чараның сайтында www.bizteen.ru урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International