Татарстан Республикасы Кама кластеры делегациясе Самара өлкәсенең «Жигулевская долина» технопаркында булды

2015 елның 13 марты, җомга
2015 елның 11 мартында составына Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының автомобиль төзелеше өлкәсенә караган 17 предприятиесе кергән Татарстан Республикасы делегациясе Самара өлкәсенең «Жигулевская долина» технопаркында булды. Анда кунакларга технопаркның үзе, һәм шулай ук Төбәк инжиниринг үзәге һәм Самара өлкәсенең Автомобиль кластеры тәкъдир ителде. Очрашуда технопаркның инновацияле проектлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Игорь Смирнов, Төбәк инжиниринг үзәге директоры Алексей Миронов, һәм шулай ук «Самара өлкәсенең Автомобиль кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы вәкилләре катнашты.
Аннан соң Самара өлкәсе Хөкүмәте белән очрашу оештырылды, анда кластер сәясәтенә һәм алга таба кластерара хезмәттәшлек итүгә кагылган сораулар тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International