ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 23 мартыннан 15 апреленә кадәр Казан шәһәрендә «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» мультимедиа күргәзмәсе уздырылачак. «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» – ул киләчәк кешесенең нинди булачагы, аның нинди шәһәрләрдә яшәячәге, нәрсә белән тукланачагы һәм нинди энергияне кулланачагы турында белү мөмкинлеге.
«Идеяләр 2020» проекты немец галимнәренең фәннең төрле тармакларында алып барган тикшеренүләрен чагылдыра. Күргәзмә өр-яңа концепциягә нигезләнә. Киләчәк дөньясына сәяхәт дизайнерлар һәм рәссамнар тарафыннан эшләнгән җиде колонна формасында тәкъдим ителә.
2015 елның март-апрель айларында Икътисад, идарә һәм социаль мөнәсәбәтләр институты (Мәскәү ш.) һөнәри эшчәнлекнең төрле юнәлешләренә (бухгалтер исәбе һәм салым салу, хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү, оешмада финанслар белән идарә итү, хуҗалык эшчәнлеген хокукый яктан җайлау, төбәк һәм муниципаль идарә, ресурслар белән тәэмин итү һәм ТКХ өлкәсендә дәүләт җайлавы, төзелеш эшчәнлеге) багышланган семинарлар оештыра.
Семинарларда катнашучылар әйдәп баручы укытучылардан һәм экспертлардан консультацияләр ала һәм башка төбәкләрдән килгән коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша алалар.
Семинарлар турында өстәмә мәгълүматны +7 (495) 223-70-80 телефон номеры буенча яисә Институтның www.seminar-inform.ru сайтында алырга мөмкин.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Кластер белән идарә итү стандартын эшләү кысаларында Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА) тарафыннан, European Secretariat for Cluster Analysis экспертлары белән берлектә, 2015 елның 12 һәм 17 март көннәрендә Россиянең 4 инновацияле территориаль кластеры (Мәскәү шәһәренең «Зеленоград» кластеры», Татарстан Республикасының «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры», Самара өлкәсенең «Инновацияле территориаль Аэрокосмик кластеры» һәм Ульяновск өлкәсенең «Төш-инновацияле кластеры») өчен ECEI (European Cluster Excellence Initiative) методологиясе буенча кластерларны бәяләү системасына тест үткәрелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Безнең киләчәк» фондының социаль эшкуарлык өлкәсенә караган төбәк проектларын сайлап алуын дәвам итүен хәбәр итә.
2014 елда «Безнең киләчәк» фонды 25 проектка гомуми суммасы 67 419 000 сум булган ярдәм күрсәтте.
Конкурсны 7 ел үткәрү дәверендә анда Россия Федерациясенең 82 субъекты эшкуарлары һәм коммерциячел булмаган сектор вәкилләре катнашты, ә 133 проект гомуми суммасы 297 млн сум булган финанс ярдәме алды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кризиска каршы планны гамәлгә ашыру кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында контракт шартларын үтәүне һәм үзгәртүне җайлый торган өч карар кабул ителде.
«2015 елда заказчы тарафыннан неустойкаларны (штрафларны, пеняларны) түләтү вакытын кичектерү һәм (яки) неустойка (штраф, пеня) буенча җыелган суммаларны исәптән чыгару очраклары һәм тәртибе турында» 2015 елның 5 мартындагы 196 нчы карар контрактларны үтәгән вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектларының, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның финанс йөкләнешен киметүгә, дәүләт сатып алулары системасының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яшелчәлек өлкәсен үстерү өлкәсендә – Miracle экологик парник системасын - «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Групп» Төркия команияләре җитәкчеләре тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнехановка теплицалар производствосын оештыруда кулланыла торган заманча технологияләр, махсуслаштырылган оешма теплица зонасы (МОТЗ) турында сөйләделәр.

Мондый проект “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә куелырга мөмкин. Проект буенча помидор, кыяр, кәбестә, татлы борыч, ташкабак һәм башкаларны үстерү, продукцияне туңдыру өчен суыткыч урнаштыру, заманча лаборатория булдыру каралган.

Төркия компаниясе җитәкчелеге вәкилләре проектны инвестицияләү һәм проектны үстерү белән кызыксынуларын белдерделәр.
2015 елның 13 мартында Казан шәһәрендә («Россия Саклык банкы» ААҖндә) «Дәүләт ярдәме чаралары. Саклык банкы тарафыннан дәүләт ярдәме белән инвестицияле эшчәнлекне һәм сезонлы кыр эшләрен финанслау шартлары» темасына республикаа семинары уздырылды. Семинарда катнашучылар инвестицияле проектларны һәм сезонлы кыр эшләрен финанслаганда банк һәм башкарма хакимият органнары хезмәттәшлегенең нәтиҗәле механизмнарын тикшерделәр. Аерым алганда, бизнеска дәүләт ярдәме чараларын банкның кредит продуктларына кертү шартлары турында сөйләшенде, инвестицияле проектларны финанслау тәртибе тикшерелде.
2015 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика предприятиеләрендә, вузларда һәм ФТИларында интеллектуаль милек системасы үсеше сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының 40 оешмасыннан килгән 70тән артык белгеч катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Татарстан Республикасының «Татарстан Фәнни-техник мәгълүмат үзәге» Дәүләт-унитар предприятиесе генераль директоры урынбасары Радий Сәлимов һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко ачып җибәрделәр.
«Миһербанлык импульсы-2015» премиясенә документлар туплау 2015 елның 10 апреленә кадәр дәвам итә.
Миһербанлык импульсы – ел саен бөтен Россия масштабында бирелә торган премия, ул 2011 елдан бирле «Безнең киләчәк» Төбәк социаль программалары фонды тарафыннан социаль эшкуарлыкны алга этәрүгә һәм үстерүгә кертелгән тырыш хезмәт өчен бирелә.
Премия Россия территориясендә иң яхшы социаль эшкуарларны ачыклау һәм аларны бүләкләү, социаль эшкуарлык өлкәсендә күренекле белгечләрнең казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан таныту, дәүләт органнарының социаль эшкуарлык институтына игътибарын җәлеп итү, һәм шулай ук Россиядә социаль эшкуарлыкны популярлаштыру максатларында гамәлгә куелган.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә «2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алуларны оештыру» темасына белем бирү семинар-практикумы үткәрелә.
Чарада катнашу өчен сатып-алу эшчәнлеген 223-ФЗ номерлы Федераль законны кулланып алып бара торган оешма җитәкчеләре, аларның административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасарлары, бухгалтерлар, юристлар, сатып-алулар буенча белгечләр, сатып алулар буенча комиссия әгъзалары чакырыла, әзерлек дәрәҗәсе һәм тәҗрибә төрле булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International