Кама кластерында катнашучылар Самара өлкәсенең әйдәп баручы предприятиеләренең иң яхшы тәҗрибәләре белән таныштылар

2015 елның 13 марты, җомга
2015 елның 9-11 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең Инвестицияләрне җәлеп итү агентлыгы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәге белән берлектә, Самара өлкәсенә эре автомобиль предприятиеләрендә булу күздә тотылган бизнес-миссия оештырды.
Әлеге сәфәрнең максаты – Татарстан Республикасы автомобиль төзелеше тармагын үстерү һәм автокомпонентлар җитештерүче машина төзелеше предприятиеләренең продукциясен алга этәрү.
Татарстан Республикасы делегациясе составына Кама кластерының автомобиль төзелеше өлкәсенә караган 17 предприятиесе керде, шул исәптән Автожгуткомплект, Каматек, Кама тормоз аппаратурасы һәм агрегатлары заводы, «Магнолия» Яр Чаллы кою-механика заводы, Композитлар нанотехнология үзәге, Начало, Түбән Кама Нефтехим, Олеокам, Татнефть-пресскомпозит, Автокомпонентлар-Трейд, Яңа кою технологияләре, РИПТиБ, Татпроф, Технопарк «Кама буе» технопаркы, ТехноТрейд, Тиссан һ.б.лар.
Бизнесс-миссиядә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Территориаль үсеш идарәсе башлыгы Марат Гайнуллин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше комплексы бүлеге башлыгы Артем Коновалов, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова, шулай ук Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәге директоры Ленар Әхмәтов һәм Инвестицияләрне җәлеп итү агентлыгының Күзәтчелек советы рәисе Сергей Майоров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International