СИА эшкуарларны милли рейтинг төзү өчен Татарстанда инвестклимат торышын бәяләргә чакыра

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО эшкуарларны «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы» проекты нигезенә салыначак сораштыруларда катнашырга чакыра. Үз вакытларының 5 минутын сарыф итеп, эшкуарлар төбәктәге генә түгел, гомумән Россиядәге инвестицион климатны яхшыртуга, үстерүгә үзләреннән өлеш кертә алалар. Сораштырулар аноним, алар бөтенроссия иҗтимагый фикерләрне өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелә. Бөтен ил буенча үз төбәкләрендә институциональ мохит сыйфатына үлчәнелгән бәя бирергә сәләтле 50 меңнән артык эшкуар һәм 3 меңгә якын эксперт сораштыруларда катнашыр, дип көтелә.
Рейтингның максаты – төбәктәге инвестицион климат торышын яхшырту буенча төбәк хакимиятләре тырышлыгының нәтиҗәлелеген бәяләү. Рейтинг методологиясе 4 юнәлеш («Җайлау мохите», «Бизнес өчен институтлар», «Инфраструктура һәм ресурслар», «Кече эшкуарлыкка ярдәм») буенча 50 күрсәткечне үз эченә ала.
Проектны гамәлгә ашыруның барышы 2015 елның 12 мартында СИА тарафыннан оештырылган видеоконференция вакытында тикшерелде. Анда СИАның корпоратив директоры урынбасары Вера Адаева, СИАның Идел буе федераль округындагы вәкиллеге җитәкчесе Рафаэль Зәйнетдинов һәм Россия төбәкләрендәге башка вәкиллекләрнең җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International