Икътисад министрлыгында КФУ галимнәре белән Стратегия-2030 проектын тикшерүгә багышланган «түгәрәк өстәл» узды

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
2015 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында, Казан (Идел буе) федераль университет галимнәре белән берлектә, 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын тикшерү буенча «түгәрәк өстәл» узды.
«Түгәрәк өстәлдә» КФУның икътисадый һәм стратегик үсеше мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сәфиуллин, Идарә, икътисад һәм финанслар институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Ленар Сәфиуллин, кафедра мөдирләре Шамил Вәлитов, Надия Сабитова, Игорь Кох катнашты.
Фикер алышуларда катнашучылар куелган максатларга ирешү өчен финанс ресурсларына бәя бирүне, максат һәм бурычлар иерархиясен формалаштыруны һәм өстенлек тәртипләрен билгеләүне, һәм шулай ук кайбер чараларның хакимиятнең федераль органнары вәкаләтендә булуларын Стратегиядә чагылдырырга кирәклегенә басым ясадылар. Шулай ук Стратегия-2030га һәр юнәлеш буенча ресурсларга якынча бәя бирүне һәм аларның чыганакларын күрсәтүне кертергә тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International