2015 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Василий Чистяков Татарстан Республикасының чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре белән хезмәттәшлеккә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Сәүдә вәкиллекләре белән хезмәттәшлеккә кагылган актуаль сораулар, шулай ук 2015 елга планнар буенча фикер алышулар узды.
Василий Чистяков Татарстанның Сәүдә вәкиллекләренә республика продукциясен ерак һәм якын чит илләрдә алга этәрүдәге һәм күргәзмәләр оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасының Экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтүне координацияләү үзәге Татарстанның кече һәм урта экспортерларына булышлык итү максатларында төзелгән иде. Үзәкнең төп бурычы булып кече һәм урта эшкуарлык субъектларының тышкы икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтүдә ярдәм күрсәтү тора.
Адресы: 420111, Татарстан Республикасы, Казан ш., Чернышевский ур., 33, 2 кат.
Телефоннары: Тел.+7(843)223-06-74, 223-06-79
Сайты: www.export-rt.ru