Бүгенге көннән Россия Хөкүмәтенең кризиска каршы планын гамәлгә ашыру кысаларында контрактларны үтәү һәм үзгәртү турындагы карар үз көченә керде

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кризиска каршы планны гамәлгә ашыру кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында контракт шартларын үтәүне һәм үзгәртүне җайлый торган өч карар кабул ителде.
«2015 елда заказчы тарафыннан неустойкаларны (штрафларны, пеняларны) түләтү вакытын кичектерү һәм (яки) неустойка (штраф, пеня) буенча җыелган суммаларны исәптән чыгару очраклары һәм тәртибе турында» 2015 елның 5 мартындагы 196 нчы карар контрактларны үтәгән вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектларының, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның финанс йөкләнешен киметүгә, дәүләт сатып алулары системасының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә.
2015 елның 6 мартындагы 198нче карар белән «Үтәлү вакыты 2015 елда тәмамлана торган контрактларда каралган контрактны үтәү вакытын, һәм (яки) контрактның бәясен, һәм (яки) товар, эш, хезмәт күрсәтү берәмлеге бәясен, һәм (яки) товар, эш, хезмәт күрсәтү күләмен яклар килешүе буенча үзгәртү кагыйдәләре» расланды. Кагыйдәләрдә Контракт системасы турындагы Законның 1.1. өлешенә ярашлы рәвештә кайбер контрактларның шартларын үзгәртү механизмы билгеләнә. Карар 2016 елның 1 гыйнварына кадәр үз көчендә була.
«2015 елда заказчының сатып алуны башкару һәм (яки) контракт проекты турында хәбәрдә контрактны үтәүне тәэмин итү таләбен билгеләмәскә хакы булган очраклар һәм шартлар турында» 2015 елның 6 мартындагы 199 нчы карар Контракт системасы турындагы Законның 96 маддәсе 2.1. өлеше нигезендә контрактны үтәүне тәэмин итүне таләп итмәскә мөмкинлек бирүче өстәмә очраклар исемлеген билгели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International