Мәскәүдә үткәрелә торган белем бирү-консультация семинарлары

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның март-апрель айларында Икътисад, идарә һәм социаль мөнәсәбәтләр институты (Мәскәү ш.) һөнәри эшчәнлекнең төрле юнәлешләренә (бухгалтер исәбе һәм салым салу, хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү, оешмада финанслар белән идарә итү, хуҗалык эшчәнлеген хокукый яктан җайлау, төбәк һәм муниципаль идарә, ресурслар белән тәэмин итү һәм ТКХ өлкәсендә дәүләт җайлавы, төзелеш эшчәнлеге) багышланган семинарлар оештыра.
Семинарларда катнашучылар әйдәп баручы укытучылардан һәм экспертлардан консультацияләр ала һәм башка төбәкләрдән килгән коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша алалар.
Семинарлар турында өстәмә мәгълүматны +7 (495) 223-70-80 телефон номеры буенча яисә Институтның www.seminar-inform.ru  сайтында алырга мөмкин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International