«Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 223-ФЗ номерлы Федераль законны куллану буенча семинарда катнашырга чакырабыз

2015 елның 17 марты, сишәмбе
2015 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә «2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алуларны оештыру» темасына белем бирү семинар-практикумы үткәрелә.
Чарада катнашу өчен сатып-алу эшчәнлеген 223-ФЗ номерлы Федераль законны кулланып алып бара торган оешма җитәкчеләре, аларның административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасарлары, бухгалтерлар, юристлар, сатып-алулар буенча белгечләр, сатып алулар буенча комиссия әгъзалары чакырыла, әзерлек дәрәҗәсе һәм тәҗрибә төрле булырга мөмкин.
Семинарны үткәрү көне һәм вакыты: 2015 елның 20 апреле, 11:00дән 15:00 сәгатькә кадәр.
Семинарны үткәрү урыны: Казан ш., Сәид-Галиев ур., 1, «Волга» кунакханәсе, конференц-зал.
Семинарда катнашу сораулары буенча e-mail fboa@mail.ru. адресына мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International