Казанда «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» мультимедиа күргәзмәсе үткәреләчәк

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның 23 мартыннан 15 апреленә кадәр Казан шәһәрендә «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» мультимедиа күргәзмәсе уздырылачак. «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» – ул киләчәк кешесенең нинди булачагы, аның нинди шәһәрләрдә яшәячәге, нәрсә белән тукланачагы һәм нинди энергияне кулланачагы турында белү мөмкинлеге.
«Идеяләр 2020» проекты немец галимнәренең фәннең төрле тармакларында алып барган тикшеренүләрен чагылдыра. Күргәзмә өр-яңа концепциягә нигезләнә. Киләчәк дөньясына сәяхәт дизайнерлар һәм рәссамнар тарафыннан эшләнгән җиде колонна формасында тәкъдим ителә.
14 терминалда Германиянең төрле фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешмаларының 150дән артык эзләнү-тикшеренү проекты күрсәтеләчәк. Мультимедиа өстәлендә күргәзмәгә килгән кунаклар киләчәккә карата сорауларын формалаштыра һәм җәмгыять өчен фәннең әһәмияте турында видеороликлар карый алачак.
Татарстан Республикасындагы партнерлар: А.Н. Туполев ис. Казан милли-тикшеренү техник университеты (КМТТУ-КАИ), Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.
Күргәзмәне үткәрү урыны: КМТТУ-КАИның 8нче бинасы, Четаев ур., 18а.
Керү ирекле.
Күргәзмә турында тулырак: http://kai.ru/news/calendar/events.phtml?id=3 һәм www.ideen2020.polymus.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International