Татарстан Республикасы предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтү чараларына багышланган семинарда инвестицияле проектларны һәм сезонлы кыр эшләрен финанслау сораулары каралды

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
2015 елның 13 мартында Казан шәһәрендә («Россия Саклык банкы» ААҖндә) «Дәүләт ярдәме чаралары. Саклык банкы тарафыннан дәүләт ярдәме белән инвестицияле эшчәнлекне һәм сезонлы кыр эшләрен финанслау шартлары» темасына республикаа семинары уздырылды. Семинарда катнашучылар инвестицияле проектларны һәм сезонлы кыр эшләрен финанслаганда банк һәм башкарма хакимият органнары хезмәттәшлегенең нәтиҗәле механизмнарын тикшерделәр. Аерым алганда, бизнеска дәүләт ярдәме чараларын банкның кредит продуктларына кертү шартлары турында сөйләшенде, инвестицияле проектларны финанслау тәртибе тикшерелде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов доклад белән чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында төбәк җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте тарафыннан башкарылган эш юнәлешләрен яктыртты.
Моннан тыш, семинарда катнашучылар Кредит гарантияләре агентлыгы һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО гарантияләрен җәлеп итү шартлары турында, Проектлы финанслау программасында (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 11 октябрендәге 1044нче карары) һәм «Төбәкләр – тотрыклы үсеш» конкурсында катнашу кысаларында инвестицион проект инициаторларына карата куелган таләпләр турында мәгълүмат алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International