Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында интеллектуаль милек системасы үсешен тикшерделәр

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
2015 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика предприятиеләрендә, вузларда һәм ФТИларында интеллектуаль милек системасы үсеше сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының 40 оешмасыннан килгән 70тән артык белгеч катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Татарстан Республикасының «Татарстан Фәнни-техник мәгълүмат үзәге» Дәүләт-унитар предприятиесе генераль директоры урынбасары Радий Сәлимов һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко ачып җибәрделәр.
Киңәшмәдә түбәндәге тәкъдимнәр яңгырады:
- предприятие һәм оешмаларның патент хезмәтләрен үстерү;
- интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен гамәлгә кертә торган предприятиеләр өчен салым преференцияләре кертү;
- предприятиеләрдә яңадан техник кораллану программасын булдыру.
Киңәшмәдә катнашучылар һәм гомумән теләге булган һәркем Татарстан Республикасында интеллектуаль милек системасын үстерүгә кагылышлы сорау һәм тәкъдимнәрен өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына һәм Татарстан ФТХҮнә юллый ала (тел.: (843) 279-49-25, e-mail: salim@tcnti.ru).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International