Социаль эшкуарлыкны алга этәрүгә һәм үстерүгә кертелгән тырыш хезмәт өчен премия алуга документлар 10 апрельгә кадәр кабул ителә

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
«Миһербанлык импульсы-2015» премиясенә документлар туплау 2015 елның 10 апреленә кадәр дәвам итә.
Миһербанлык импульсы – ел саен бөтен Россия масштабында бирелә торган премия, ул 2011 елдан бирле «Безнең киләчәк» Төбәк социаль программалары фонды тарафыннан социаль эшкуарлыкны алга этәрүгә һәм үстерүгә кертелгән тырыш хезмәт өчен бирелә.
Премия Россия территориясендә иң яхшы социаль эшкуарларны ачыклау һәм аларны бүләкләү, социаль эшкуарлык өлкәсендә күренекле белгечләрнең казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан таныту, дәүләт органнарының социаль эшкуарлык институтына игътибарын җәлеп итү, һәм шулай ук Россиядә социаль эшкуарлыкны популярлаштыру максатларында гамәлгә куелган.
2015 елда Премиягә дәгъва кылу буенча гаризалар 7 номинациядә кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта: www.impulsdobra.ru.
Гаризалар 2015 елның 10 апреленә, 18:00 (Мәскәү вакыты белән) сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International