Кластер белән идарә итү стандартын эшләү кысаларында Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА) тарафыннан, European Secretariat for Cluster Analysis экспертлары белән берлектә, 2015 елның 12 һәм 17 март көннәрендә Россиянең 4 инновацияле территориаль кластеры (Мәскәү шәһәренең «Зеленоград» кластеры», Татарстан Республикасының «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры», Самара өлкәсенең «Инновацияле территориаль Аэрокосмик кластеры» һәм Ульяновск өлкәсенең «Төш-инновацияле кластеры») өчен ECEI (European Cluster Excellence Initiative) методологиясе буенча кластерларны бәяләү системасына тест үткәрелде.
Тестлаштыру нәтиҗәләрен Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе 2015 елның 23 апрелендә Казанда оештырылачак «Кластерлар үсеше өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларындагы «Россия кластерлары белән идарә итү сыйфатын РИТА – ЕС тарафыннан уртак бәяләү нәтиҗәләре» семинарында хәбәр итәчәк.