Экспорт юнәлешле эшкуарлар өчен семинарда тышкы базарларга чыгу сораулары һәм тышкы икътисадый эшчәнлек алып баруның хокукый аспектлары тикшерелде

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Тышкы икътисадый эшчәнлек алып баруның төп аспектлары» темасы буенча экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен белем бирү семинары оештырды.
Укытучы сыйфатында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев чыгыш ясады.
Семинарда тышкы базарларга чыгу стратегиясен сайлау, тышкы икътисадый эшчәнлек алып баруның хокукый аспектлары, экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме чаралары, товарларны сертификатлаштыру һәм аларга экспертиза үткәрү кебек сораулар каралды. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, һәм аларга сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International