«Татарстан – киләчәк территориясе 2015» Инновацияле полигоны» III Республика конкурсында җиңү өчен 30 команда көрәште

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
17 мартта «Химград» Технополисында «Татарстан – киләчәк территориясе 2015» Инновацияле полигоны» III Республика конкурсы сайлап алу этабының соңгысы уздырылды.
30 команда арасыннан дүрт номинация буенча өчәр призлы урынга җиңүчеләр сайлап алынды. Номинацияләр: «Иң яхшы инновацияле проект», «Иң яхшы инновацияле карар», «Иң яхшы инновацияле идея» һәм 2015 елның яңа номинациясе – «Иң яхшы тикшеренү эше».
Катнашучыларны шулай ук проектны оештыручылардан һәм партнерлардан ике махсус номинация көтә.
Конкурсның соңгы нәтиҗәләре һәм җиңүчеләрнең исемнәре ябылу тантанасында («КМТТУ» ЮҺББ ФДБМО) апрель башында билгеле булачак.
«Татарстан – киләчәк территориясе» Инновацияле полигоны» яшьләр инновацияле проектларының республика конкурсы өченче ел рәттән уздырыла. Аның максаты – яшьләрнең икътисад һәм эшкуарлык өлкәләрендә инновацион егәрләрен үстерү, яшьләргә үз эшкуарлык башлангычларын күрсәтергә, үстерергә мөмкинлек тудыру, перспективалы бизнес-идеяләргә реаль ярдәм күрсәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International