24 мартта Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссиясе утырышы уза

2015 елның 20 марты, җомга
2015 елның 24 мартында 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссиясе утырышы уза һәм ул онлайн режимда трансляцияләнәчәк.
Утырышта министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы, комиссия әгъзасы Венера Садыйкова 2014 елгы хисап елы өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтнең гамәлгә ашырылуы турында сөйләячәк. Үзенең чыгышында ул шулай ук Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнарында барлыкка килү мөмкин булган ришвәтчелеккә бәйле очракларга бәя бирүне үткәрү буенча методик киңәшләр турында да әйтәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының финанс-хокукый консультацияләр бүлеге башлыгы Рәсимә Кәшәпова «2015–2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәяәсен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларын тормышка ашыруны тәэмин итүдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хисап периоды эчендә коррупциягә каршы башкарылган чаралар» темасы буенча чыгыш ясаячак.
Утырышның онлайн трансляциясен сылтама буенча карарга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International