«Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» Закон кабул ителде

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» Законга кул куйды.
Закон республикада стратегик планлаштыруның хокукый нигезләрен, Татарстан дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен билгели һәм социаль-икътисадый үсешнең максатын билгеләү, фаразлау, планлаштыру һәм программалаштыру процессында стратегик планлаштыруда катнашучылар арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайлый.
«Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»гы законның төп максаты – Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә озак һәм уртача срокка исәпләнгән дәүләт стратегик планлаштыруының комплекслы системасын эшләү, төзү һәм гамәлгә кертү өчен хокукый нигез булдыру, һәм шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт планлаштыруы һәм фаразлавы өлкәсенә караган законнарын «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында»гы 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законга яраштыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International