Татарстан Республикасы Гарантия фонды банкларны йөкләмәләр бирү программасы буенча хезмәттәшлек итәргә чакыра

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Гарантия фондының йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасы буенча ачык конкурста катнашу өчен банклардан документлар кабул итүне дәвам итә.
Гаризалар 2015 елның 26 мартына кадәр кабул ителә. Ачык конкурста катнашуга гаризалар салынган конвертларны ачу процедурасы 2015 елның 26 мартында 14 сәгать 00 минутта түбәндәге адрес буенча башкарылачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Чернышевский ур., 33, 2 кат, оф. 15, конференц-зал.
Конкурска гаризалар кабул итү эш көннәрендә 09:00дән 13:00 сәгатькә кадәр һәм 14:00дән 18:00 сәгатькә кадәр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International