Татарстан Гарантия фондының Попечительләр советы утырышында йөкләмә алу суммасын 30 млн сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 18 мартында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр советының утырышы узды. Утырышта 2014 елдагы эшчәнлек турында хисап тыңланды.


Шулай ук Гарантия фонды йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирүнең үзгәртелгән Тәртибе (йөкләмә суммасы 30 млн сумгача арттырылды); фондның финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы; аудитор компаниясе; йөкләмәләр бирү программасы буенча сайлап алынган яңа банкларга поручительстволар бирү лимиты расланды; Гарантия фондының инвестицион декларациясенә үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International